erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Районда өлкәннәр ункөнлеге ничек узды

Ун көн дәвамында өлкәннәрне зурладылар, аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, бәйрәмнәр оештырып, күңелләрен күрделәр

Өлкәннәр ункөнлеген ябу уңаеннан Арча мәдәният йортында концерт булды. Зал тулы өлкән яшьтәге апа-абыйлар каршында яшьләр чыгыш ясады.

Яшьләр бүләк әзерләгән

– Санаулы көннәр бик тиз үтеп китте. Бу арада бөтен җырлар сезнең өчен яңгырады, яшьләр сезнең өчен матур кичәләр, бәйрәмнәр оештырды. Ункөнлек ахырына җитте. Әмма алай уйлый күрмәгез, алда әле безне бик күп эшләр көтә, – диде ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина. – Карагыз, тормышыбыз нинди матур бит. Кайда барсаң да, сезне олылыйлар, елмаеп каршы алалар, ярдәм итәргә әзер торалар. Бүгенге көн белән, һәр туган таңның кадерен белеп, сәламәт булып, тыныч тормышта яшик. Берегезгә дә кайгы-хәсрәт килмәсен, төшенкелеккә бирелмәгез.

Өлкәннәрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина  сәламләде, аларга олы ихтирамын белдерде.

– Сез бүген актив тормыш рәвеше алып барасыз. Бөтен чараларда катнашасыз. Гуманитар ярдәм әзерләүдә хезмәтегез чиксез зур. Киләчәктә дә шулай янып торыгыз, гөрләп яшәгез, сәламәт булыгыз, – диде ул.

Ул көнне өлкәннәр яшь үзешчән артистларыбыз әзерләгән бик матур концерт карап хозурланды, үзләренең яшь чакларын исләренә төшерде. Әмма борчылыр урын юк, өлкәннәр әле дә сер бирә торганнардан түгел.

Өлкәннәр көне кавыштыра да

Бу көннәрдә авылларда да нинди генә чаралар оештырылмады. Мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр бөтен тырышлыкларын куйды. Мәктәпләр дә читтә калмады. Курса-Почмак китапханәчесе Вәсилә Шиһапова хәбәр итүенчә, биредә “Җырым аша кайтам яшьлеккә” дигән бик матур очрашу кичәсе узган.

– Өлкәннәребезне котлаганнан соң, бергәләп ретро җырларны искә төшердек, өлкәннәр “Түбәтәй” һәм “Табышмак” уеннарында актив катнашты, “Татарча такмаклар” башкардылар. Үз заманнарында яратып башкарган җырларга сусаган өлкәннәребезне җырдан аерып алу мөмкин түгел иде. “Язгы гөлем”, “Күл буена килсәң иде”, “Яшь гомер” кебек җырларның өлкәннәребез өчен яшьлек ядкаре, кадерле истәлек икәнен аңладык. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Үзләре күчтәнәчләр дә алып килгән иде. Яшьлек хатирәләрен искә алып, күңелле итеп утырдылар, – диде Вәсилә ханым. – Тагын шундый бер кызыклы вакыйга булды. Бер бабаебыз апрель аенда ялгыз калган иде. Ялгызлыкны бик авыр кичерде ул. Мәрхүмә булган хатыны белән китапханәдә үткән бер кичәне дә калдырмыйлар иде. Бу юлы да кыяр-кыймас кына кунакка чакырдым үзен. “Ярар, сеңлем, керермен, тик еламый гына гармун телләренә баса алырмын микән?” – диде. Керде гармунын күтәреп. Кеше арасына чыкканына куандым. Шулай ук бүтән районнан килеп ялгыз карчыкны караучы Рәшидә ханымны да чакырырга уйладым. “Бик килер идем дә, кунак кызларым бар”, – диде ул. Аларны да алырга куштым. Уйнап, шаярышып, күңелле итеп утырдылар. Ялгыз бабаебыз Ижевскидан килгән кунак кызы белән якынрак танышты, ялгызлыктан туйган ханым аны үзе янына яшәргә чакырды. “Уң булсын”, – дип бабайны озатып калдык. Әнә шулай файдалы да булды ул очрашу.

Кичәгә шулай ук Чөмә-Елга авылыннан бүгенге көндә лаеклы ялда булган атказанган мәдәният  хезмәткәре, гармунчы, җырчы, нәфис сүз остасы Халидә Әхмәдиева да, кулына гармунын тотып Арчада яшәүче  Фәридә Кадермәтова да килгән. Авыл блогеры Илсур Галиәкбәров та кичәдә катнашкан. “Сүземне тыңлап, гармунын кыстырып кичәгә килгән  тормыш иптәшем белән бергә кичәдә биш гармунчы ретро җырларны гөрләтте”,  – диде Вәсилә ханым.

Мәдәният хезмәткәрләре һәрчак юлда

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча мәдәният йорты хезмәткәрләре дә үз өлешләрен кертте, өлкәннәргә бәйрәм котлаулары ирештерде. Бу көннәрдә алар кайтып та кермәде, дисәк була. Арча мәдәният йорты иҗат төркеме Кушлавыч, Плодосовхоз, Яңа Кырлайда концерт куйды. “Хәзинә” фольклор коллективы Иске Төрнәле авыл клубында чыгыш ясады. Хореограф Аида Ондрина өлкән буын вәкилләре өчен бию буенча осталык дәресе күрсәтте. Агитбригада өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортында чыгыш ясады. Арча мәдәният йортында “Җәннәт әниләрнең аяк астында” исемле фильм күрсәтелде.

Бердәмлекләренә сокланырлык

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Лесхоз мәдәният йортында өлкәннәр өчен “Сайтка якынрак” дигән мәгълүмат сәгате үтте. Аларны ничек тизрәк һәм өйдән чыкмыйча гына дәүләт хезмәте аша коммуналь хезмәтләр өчен, салымнарны һәм башка түләүләрне түләргә өйрәттеләр, өлкәннәр белән бергә шәхси кабинетлар ачтылар, читтән торып эшләүнең уңайлыгын аңлаттылар.

Үрнәк авыл җирлегенә кергән мәдәният хезмәт-кәрләренең бердәмлегенә сок-ланырлык. Алар һәрчак бергә. Бәйрәмнәрне дә кулга-кул тотынып оештыралар, концертларны да бергә куялар. Бу юлы да шулай ук эшләгәннәр. Чәй өстәле артында бик җылы, җанлы аралашу кичәләре оештырдылар. Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортында, Яңа Чүриледәге психоневрологик интернатта “Мәрхәмәтле булыйк олыларга” исеме астында хәйрия концерты куйдылар.

Җитәкчеләр аларны онытмый

Югары Оры авыл клубында да бәйрәм кичәсе булып узды. Ул җыр, бию, уеннар белән, чәй өстәле янында бик күңелле үтте. Гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган, авыр хезмәт башкарып, лаеклы ялга чыккан пенсионерларны “Аю” ширкәте җитәкчеләре оныт-

мый икән. Бу юлы да барысы-на да бүләк әзерләп, өйләренә килеп, бәйрәм белән котлап киттеләр. Быел үзләренең түгәрәк даталарын билгеләп үткән колхозчы пенсионерлар турында да онытмаганнар. Аларга Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы минис-трлыгының Рәхмәт хатын һәм ширкәтнең аерым бүләген дә тапшырдылар.

– Өлкәннәребез ярдәме зур. Нинди генә эш булса, ярдәм кирәк булса, аларга мөрәҗәгать итәбез. Әле менә алар белән чираттагы маскировка өчен челтәрне тулысынча үреп куйдык. Рәхмәт сезгә, изге күңелле ярдәмчел кешеләребез, диясе килә, – диде Югары Оры клубы җитәкчесе  Мөнирә Вәлиева.

Гаилә елы турында да онытмаганнар

Ә менә Урта Сәрдәдә Гаилә елы турында да онытмаганнар. Шул уңайдан “Гаилә кыйммәтләре” дигән исем астында күп балалы әниләрне чакырганнар. “Бергә-бергә гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрне, элеккеге уеннарны  искә төшердек. Авылдашыбыз автор башкаручы Гөлнур Галимова да кайтты һәм чыгыш ясады. Ә китапханәдә ветеран укытучылар белән күңелле очрашу үтте”, – диде клуб җитәкчесе Илфира Зарипова.

Ункөнлектә үткәрелгән барлык чаралар турында да язып бетереп булмый. Чөнки аларны зурламаган бер генә урын калдымы икән? Юктыр, мөгаен. Музейларга экскурсияләр, очрашулар, аралашулар, концертлар – барысы да өлкәннәребез өчен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев