erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Райондашыбыз 37 ел гомерен төзелешкә багышлаган

“Арча МСО”сы ширкәтенең төзүчесе Ирек Вәлиев һөнәри осталык республика конкурсында “Иң яхшы төзүче” номинациясендә 3нче урынны яулады

5 разрядлы төзүче Ирек Вәлиев бүгенге көндә бригадасы белән Яңа Кенәрдә хастаханә түбәсен яңарту белән мәшгуль. Ташчы булса да, кирпеч өю генә түгел, төзелештәге башка эшләрне дә башкарырга туры килә икән үзенә.

– Конкурсларда беренче генә катнашуым түгел. Бу юлы да катнашырга тәкъдим иткәч, кеше белән аралашып кайтырмын дип уйладым. Урыннар алуга өметләнмәгән идем. 11 районнан килгән катнашучылар арасында 3нче урынга лаек булганмын, – ди ул. – 6 сәгать барган конкурста билетларда язылган сорауларга җавап биреп, биремнәрне үтәгәннән соң, практик өлешенә күчтек. Анда сурәттә ясалган кечкенә корылманы кирпечтән өяргә кирәк иде. Комиссия эшне карап йөри, ахырдан бәяләгәндә эшнең сыйфаты гына түгел, никадәр вакытта башкарылуы, хәтта эш урынының тәртиплелеге, чисталык та игътибарга алына”.  

Ирек Вәлиев 37 елга якын шушы эшендә! Арчаның 2нче мәктәбендә 8 сыйныф тәмамлаганнан соң, 33нче номерлы училищега укырга керә ул. Аннан МСО ширкәтенә эшкә урнаша. Заманалар үзгәреп, “шабашка”да күбрәк акча эшләү мөмкинлекләре булуга карамастан, яраткан оешмасына хыянәт итми. Шактый “шабашниклар”ның үз бригадаларына алырга теләп чакыруларны кире кагып килә, хезмәт урыныннан бирелгән хезмәт хакына канәгать булып яши бирә. Гомере буе төзелештә эшләвенә карамас-тан, егетләрчә җитез хәрәкәтле, яшь чырайлы (хәтта кояш та артык каралтмаган) булып калуына күрешкәч тә күңелемнән генә сок-

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ланган идем, баксаң, аның сере бар икән: көн саен иртән һәм кич салкын душта коена, кышын карда яланаяк йөри, җәй көне велосипедта, яздан көзгәчә елгада су коена икән бит ул! “Минем өчен иң рәхәт ял – табигатькә чыгу. Җәй көне иртүк торып мунча ягып җибәрәм дә, миллеккә китеп барам. Елның менә шушы яз белән җәй тоташкан мәлен яратам. Тәмле үлән, җир исе килә, кошлар сайрый, кояш җылыта... Гомумән, һәр ел фасылы күңелгә якын. Җәйге челләдә дә, кышкы суыкларда да зарланмыйча гына эшлибез”, – ди. Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрүдән дә рәхәт мизгел бар микән?! “Укып бетереп эшкә урнашуга, Айван мәдәният йортына эшләргә алып киттеләр. Еллар узгач шул ук бинаны төзекләндерүдә дә катнаштым. Саный китсәң, күп булды андый төзегән дә, төзекләндергән дә биналар: Айван мәктәбе, хастаханәнең балалар тудыру бүлеге, поликлиника, күп авыллардагы мәктәпләр, клублар, Арчадагы күп фатирлы йортлар... Һәммәсен күргән саен җанга рәхәт. Кешеләргә файда китереп яши алуыма сөенәм. Үземнең хезмәтем кергән төзелешләр яныннан үткәндә, гаиләмдәгеләр дә, “Әти, моны син эшләдең бит, кара, ничек матур”, – дип горурлана”, – дип сөйли әңгәмәдәшем. Ә гаиләдә ул ышанычлы терәк. Хатыны Радиләнең соң гына, арып-талып эштән кайтышына (ул кибеттә эшли) кайнар ризыклы табын әзерләп каршы ала. Аңа йорттагы бар эшкә дә булышырга тырыша, хәтта көзен яшелчәләрне консерваларга да булыша икән. Радилә белән алар уллары Илнарны үстергән. Төзүче малае Илнар әтисенең юлын сайламаса да, аның хезмәтенә гаиләнең өлеше кергәнгә дә куанып яши. Әлбәттә, гаиләдә тынычлык, татулык булмаса бар күңелеңне эшкә багышлап та булмас  иде. Ә төзүчегә болар бик мөһим. Чөнки аның эше күңел халәтенә бәйле, иҗатка тиң. Күңел тыныч булганда гына бар җаныңны эшкә багышлап була. “Рәссам бер төрле картинаны кабат ясый алмаган кебек, безнең эштә дә һәр хезмәт төрлечә булырга мөмкин. Элек эшләгәннәрне карасаң, күз ниндидер җитешсез якны күреп ала, икенче тапкыр андый ялгышны кабатламаска тырышасың. Төзүче өчен төгәллек, түземлек, хезмәт сөючәнлек, тырышлык бик мөһим сыйфатлар”, – ди оста.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев