erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Райондашыбыз Ислам Хәлиуллин “Татар егете – 2025“ бәйгесендә “Гран-При” иясе булды

Яр Чаллыда “Татар егете – 2025“ төбәкара бәйгесенең финалы узды

Әлеге бәйгедә Шушмабаш мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ислам Хәлиуллин “Гран При” премиясенә лаек булды.  Котлыйбыз! Үзен редакциягә кунакка чакырдык.

Ислам безгә таныш егет. Узган ел көзен Шушмабаш мәктәбе (директоры Рәзилә Шәймәрданова) ярминкәсенә баргач, газетага репортаж әзерләгәндә Исламны сөйләттек. Шулвакыт Исламның әзерлексез оста итеп сөйләвенә сокландык. Инде хәзер, әйдәгез, үзе белән сөйләшик. 
– Ислам, син кайсы авылдан? 
– Шушмабаш авылында туып үстем. Без икәү. Энҗе исемле апам медицина институтын тәмамлап, Казанда эшли. Әнием Гөлназ, балалар бакчасында мөдир. Әти Айрат  балалар бакчасында – газ операторы. 
– Кем булырга хыялланасың? Апаң кебек табибмы? 
– Юк. Химия юнәлеше буенча китәргә исәп. Мин кечкенәдән, башлангыч сыйныфтан, шигырьләрне яттан яратып сөйли идем. “Идел” яшьләр үзәгендә үткән “Дулкыннар” бәйгесендә берничә ел рәттән катнаштым. 3нче сыйныфта укыганда Клара Булатова иҗатына багышланган зур конкурс иде ул. Мин анда 2нче урынны алдым. Икенче елны Равил Фәйзуллинның иҗатына багышланган конкурста “Тегермән” шигырен сөйләп, җиңү яуладым. Шигырьнең мәгънәсен аңласаң, аны ятлап һәм сәнгатьле итеп сөйләп була. 
– Ә шигырь укырга кем өйрәтте?
– Әни, әби өйрәтте. Әби Фәридә исемле, бакча мөдире булып эшләде. Үсә төшкәч, шулай ук конкурсларда катнаштым. Мәсәлән, җыр конкурсында... Узган ел 9 май парадында да җырладым. 
– Башлангыч сыйныф укытучыгыз кем?
– Лилия Габитова. Лилия Мөдәрисовнага да мин бик рәхмәтле, чөнки ул төрле бәйгеләрдә катнашырга тәкъдим итүче һәм әзерләүче дә. Без 11 сыйныфта 4 егет, өч кыз укыйбыз. Икебез Шушмабаштан, башкалар күрше авыллардан. Сыйныф җитәкчебез – тарих укытучысы Рәзинә Сәгъдуллина. Өченче ел инде менә Арчага “Нур” балалар телестудиясенә йөрим.
– Журналист булырга теләк бармы?
– Башта техник белем алам, тора-бара күз күрер.
– “Татар егете” бәйгесенә ничек әзерләндегез?
– Башта зона ярышы булды. Үзебез турында 2 минутлык видео төшереп җибәрдек. Финалда 13 егет ярыштык. Бәйге үзебез белән таныштырудан башланды. Төрле кызыклы сорауларга оста итеп җавап бирүләр дә бар иде. Миңа “Әгәр мин президент булсам” дигән сорау чыкты. Әгәр президент булсам, мин иң яхшы, иң озын “Лимузин”да йөрер идем, дидем. Аннан гади генә машина “Лада-Гранта”га утырып, урамнарны әйләнер, халыкның ничек яшәгәнен күрәчәкмен. Йөри торгач, машина куярга урын тапмыйча, өйләр тирәли әйләнеп, күрче, машиналар шулкадәр күп, хәтта машина куярга урын да юк, халык яхшы яши икән бездә, дигән фикергә килеп, тормышны тагын да яхшырту турында уйланыр һәм эшкә керешер идем. Һәм тагын бер кызык: кухняга чыккач, әти белән әнинең Исламның ЕГЭга әзерләнәсе бар, ә ул һаман телефонда, дигәннәрен ишетеп, улыгызны сүкмәгез, улыгыз бит президент, дип әйтер идем! Сынаулар күп төрле булды. Мәсәлән, бүкәндә 120ле кадак – шуны өч сугуда дөрес итеп кагарга кирәк. Автомат сүтеп кордык һ.б. Бу бәйге минем күңелемдә күңелле бер хатирә булып калды. Бәйгегә әзерләгән укытучыларга, мәктәп директоры Рәзилә Габделнуровнага, җанатар сыйныфташларга, әти-әниемә, рәхмәт.
– Ислам, уңышлар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев