10-11 гыйнварда Менделеевскида 15-17 яшьлек яшүсмерләр арасында таэквон-до буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды.
Анда Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Осиново, Биектау, Түбән Кама, Кама Аланы, Зәй, Питрәч, Әлмәт, Арча, Менделеевск шәһәрләреннән 140 спортчы катнашты.
Арча спорт мәктәбенең таэквон-до белән шөгыльләнүче Гаптелбаров Ранель, ярымфиналда Россия беренчелегенең көмеш призеры һәм Европа беренчелегенең бронза призеры Канзибаев Даниярдан узып, бронза медаль яулады.
Көндәшенең титуллы булуына карамастан, Ранель лаеклы чыгыш ясады һәм хәтта 1нче раунд барышында көндәшен 6:3 исәбе белән җиңде, ләкин аннары, шулай да, көндәшенең зур тәҗрибәсе чагылды. 2 атнадан Чебоксарда Идел буе федераль округы беренчелеге узачак, анда ТР беренчелегенең җиңүчеләре һәм призерлары гына катнаша алачак, шуңа күрә Ранельнең Россия Беренчелегенә юллама алу мөмкинлеге бар әле, әмма моның өчен Идел буе федераль округы беренчелегендә алтын медаль яуларга кирәк.

Фотолар: https://t.me/odms_arskRT/6116
Нет комментариев