erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Раушания Хәсәнова: "Бәхет бала тудыру йортында үлчәнә"

Арча район үзәк хастаханәсенең акушер-гинекология бүлеге мөдире, 39 ел дәвамында дөньяга яңа кеше тууда ярдәм итүче, Татарстанның атказанган табибы, райондагы бик күпләрнең “кендек әбисе” Раушания Яхъя кызы Хәсәнова:

 

“Бар илләрдә табиб һөнәре хөрмәткә лаек. Безнең акушерлык-гинекология бүлегендә очраклы эләгеп, эшен яратмый эшләүчеләр юк. Һәммәсе югары квалификацияле, гел укып, белемнәрен күтәреп торалар. Хезмәткәрләр намуслы, ак күңелле, бәхет өләшүчеләр. “Бәхетне үлчәп булмый”, — диләр халыкта. Тик нык ялгышалар. Бәхетне авырлыкта да, озынлыкта да үлчәп була. Аны акушеркалар, яңа туган баланы кулларына алгач көн саен башкара. Бәхет бала тудыру йортында үлчәнә. Акушерка елмаеп, балаларны бу дөньяда тәүге сәламләүче дә. Алар иң тыныч кешеләр булып санала, чөнки көне буе тавыш эчендә эшлиләр һәм шул тавышка җавап итеп алардан тәҗрибә, яхшылык, игелек кенә иңә.  Хезмәттәшләремне һәм озак еллар эшләгән ветеран хезмәткәрләребезне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм! Медицина хезмәткәрләре кеше дәвалап, үз сәламәтлекләре турында да онытмасыннар. Мәрхәмәтле пацентлар гына туры килсен, авыр диагнозлар куелмасын. Киләчәктә дә хезмәттәшләрем белән сәламәтлек белән, күтәренке кәефтә эшләргә язсын, районда балалар да күп тусын

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X