erid:2VtzquqpS7d
Район башлыгы хуҗалыкларда
Арча яңалыклары

Район башлыгы хуҗалыкларда

Район башлыгы хуҗалыкларда

24 июльдә район башлыгы Илшат Нуриев район хуҗалыкларында урып-җыюга әзерлек белән танышты.

Ул районда уракны беренчеләрдән булып башлаган “Яңарыш” хуҗалыгында булды. Биредә комбайннар арпа суга, шул ук вакытта саламын да рулонлап баралар. Арпаны сыттырып җиңсәләргә тутыралар.

“Казанка” хуҗалыгында машина-трактор паркы территориясендә барган төзекләндерү эшләренә район башлыгы югары бәя бирде. Басуларда мул уңыш өлгерде, якын көннәрдә арыш урагына керешәләр.

Район башлыгы Югары Курса авылында  төзелгән мәчеттә булды. Шимбә көнне аны ачу тантанасы була.

Илшат Нуриев “Курса МТСы” ширкәтенең Түбән Курсадагы ындыр табагында булды. Быел яңа склад төзегәннәр, шактый төзекләндерү эшләре башкарылган.


Нет комментариев