erid:2VtzquqpS7d
Район хуҗалыкларында эш гөрли
Арча яңалыклары

Район хуҗалыкларында эш гөрли

17 августка район хуҗалыкларында игеннәрнең 30,1 проценты суктырылды. “Казанка”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә 66–63 процент мәйданнардан җыйнап алынды.

Район буенча бер гектардан уртача уңыш – 36,8 центнер. “Ватан”, “Курса МТСы”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Кырлай”, “Северный” ширкәтләрендә 40 центнердан артык.

“Ак барс” агрокомплексы”, “Кырлай”, “Кызыл Яр”, “Тукай” ширкәтләрендә көзге культуралар чәчәләр.

“Кырлай” ширкәтендә бәрәңге алалар. Бер гектардан уртача 264 центнер уңыш чыга.


Нет комментариев