erid:2VtzquqpS7d
Республиканың иң яхшы комбайнчыларын 100 мең сум премия көтә
Арча яңалыклары

Республиканың иң яхшы комбайнчыларын 100 мең сум премия көтә

Татарстан комбайнчылары ТР Президенты грантларына ия булу өчен ярышачак.

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Татарстанда комбайнчылар арасында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов грантына бәйге башлана. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бүген республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә конкурсның башлануы турында игълан итте.

«Урып-җыю конвейерының барлык участокларындагы югары җитештерүчән хезмәт күбесенчә хезмәткәрләрне стимуллаштыру алымнарын уңышлы куллануга бәйле», — дип искәртте Җәббаров һәм муниципаль район җитәкчеләрен нәтиҗәләрне объектив төстә санауларын, мәгълүматларны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына үз вакытында тәкъдим итүләрен сорады.

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры искәрткәнчә, бәйгенең приз фонды йөзәр мең сумлык 200 премия тәшкил итә.

 




 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев