erid:2VtzquqpS7d
Үрнәктә һәм Урта Пошалымда техник күзәтү үтте
Арча яңалыклары

Үрнәктә һәм Урта Пошалымда техник күзәтү үтте

Үрнәктә һәм Урта Пошалымда шәхси кешеләрнең үзйөрешле машиналарына һәм аларның тагылма арбаларына техник күзәтү уздырылды.

Техник күзәтү уздыру графигы буенча 27 майда Үрнәктә һәм Урта Пошалымда шәхси кешеләрнең үзйөрешле машиналарына һәм аларның тагылма арбаларына техник күзәтү уздырылды. 26 техника тикшерелде. Алар барысы да техник күзәтүне уңышлы үтте.

Габделхак Касыймов,

Арча районы буенча Дәүләт техник күзәтү баш дәүләт инженер-инспекторы


Нет комментариев