Роберт Галиев туган авылылы зиратына - Теләче районы Максабаш авылына җирләнә
Казан дәүләт аграр университетында Студентлар халык театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиевны соңгы юлга озату мәрәсиме булды.
Әлеге чараны «Татар-информ» сайты онлайн күрсәтте.
«Театрыбыз ятим калды. Роберт абыебызның исеме институтыбызның тарихына алтын хәрефләр белән язылыр», — диде Аграр университетның беренче проректоры Булат Җиһаншин.
Роберт Галиевны соңгы юлга озатырга Камал театрының күренекле артистлары Илдар Хәйруллин, Әсгать Хисмәтов, режиссер Раушан Шәриф һәм башкалар килгән иде.
Нет комментариев