erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Россиядә 1 ноябрьдән кемнәрнең пенсиясе артачак?

Россиядә 1 ноябрьдән нинди үзгәрешләр гамәлгә керде

1 ноябрьдән Россиядә күмер сәнәгатендә, шулай ук гражданнар авиациясендә эшләгән очучыларның пенсиясе артачак. «Известия» шул турыда яза.

Өстәмә түләүне алу өчен Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Яңадан исәпләү Россия Пенсия фондының территориаль органнары карамагында булган мәгълүматлар буенча автомат рәвештә башкарыла. 80 яше тулган өлкән кешеләрнең пенсиясенең картлык буенча билгеләнгән өлеше ноябрьдән икеләтә артачак. 2022 елда билгеләнгән түләү күләме 7220,74 сум тәшкил итә, шул рәвешле, 80 яше тулган пенсионерлар пенсиянең иминият өлешенә өстәмә рәвештә 14 441,48 сум акча алачак.

Россиялеләр өчен 1 ноябрьдән социаль ярдәм алу процессы гадиләштерелә - өч дистәгә якын төбәк түләүләре хәзер бюджеттан турыдан-туры «Мир» картасына күчереләчәк. Аларга инвалидларны караучы кешеләргә пособиеләр, ятимнәргә стипендияләр, торак арендалау өчен компенсацияләр, торак-коммуналь хуҗалык чыгымнары һәм капремонтка кертемнәр, газлаштыру өчен компенсацияләр, беренче яки икенче балага айлык түләүләр, яшәү шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнарның торак сатып алуга һәм төзүгә бирелә торган субсидияләре, шулай ук ипотекага беренче кертем һәм максатчан кредитны ябу керә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

1 ноябрьдән мобилизацияләнгән гражданнар ай саен 195 мең сумнан да ким булмаган күләмдә акча алачак. Моннан тыш, мобилизацияләнгән гражданнарны һәм аларның гаиләләрен торак-коммуналь хуҗалык һәм капиталь ремонт өчен түләнмәгән бурычлар буенча пенялардан октябрь аенда азат иткәннәр – бу чара контракт туктатылганчы гамәлдә.

1 ноябрьдән Россиядә көзге чакырылыш башлана. Вакытлы хәрби хезмәткә чакыру 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быел ул 30 көнгә кыскарак булачак - кампаниянең башлану вакыты хәрби комиссариатларны бушату һәм мобилизацияләнгән һәм хәрби хезмәткә чакырылучылар агымын киметү өчен бер айга кичектерелде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-1-noyabrdan-keracak-uzgareslar-5862225

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре