erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Россиядә халык санын алу күчерелә

Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның апрелендә узачак, әмма кыенлыклар булган территорияләрдә эшне 2020 елның октябрендә башлаячаклар.

«Халык санын алу 2020 елның октябрендә планлаштырылган иде. Коронавирус инфекциясе эпидемиясе таралуга бәйле рәвештә, 2021 елның апреленә күчерү турында карар кабул ителде. Чараның төп өлеше 2021 елның апрелендә узачак. Бару буенча кыенлыклар булган урыннарда халык санын алу 2020 елның октябрендә башланачак», — диде Малков.

Аның сүзләренә караганда, вакыт моның «нигезле карар» булганлыгын күрсәткән. «Безнең өчен төп өстенлек — гражданнар сәламәтлеге», — дип искәртә Малков.

Бөтенроссия халык санын алу беренче тапкыр күп каналлы форматта узачак. Россиядә яшәүче һәр кеше үзен һәм үз гаиләсен дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә яза ала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге чарада күп функцияле үзәкләрдә яки стационар исәпкә алу участокларына килеп тә катнашып булачак. Йортлар буенча 315 мең исәпкә алучы һәм 45 мең кыр контролеры йөриячәк, алар үз эшләрендә электрон планшетлардан файдаланачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X