erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов хакимияткә казнадагы һәр тиенне санап тотарга кушты

ТР Президенты бүгенге катлаулы шартларда финанс һәм салым органнары, казначылык һәм министрлыклар, муниципалитетлар һәм предприятиеләренең уртак эшчәнлеген активлаштырырга кирәклеген әйтте.

Коронавирус пандемиясе аркасында килеп туган катлаулы икътисади шартларда республика казнасындагы һәр тиен исәптә булырга тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың финанс органнары киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

Президент билгеләп үткәнчә, хакимият органнары эшенең максаты – төбәк предприятиеләренең тотрыклы эшчәнлеге булырга тиеш. Чөнки нәкъ менә алар кешеләргә акча эшләү мөмкинлеген бирә һәм бюджетка салымнар килүен тәэмин итә, республика иминлегенең нигезен тәшкил итә.

«Һәр тиен исәптә булырга тиеш. Миллион һәм миллиардларны түгел, ә һәр тиенне санап торырга кирәк. Әгәр шулай эшләсәк, миллионнар да, миллиардлар да булачак», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Президент бүгенге катлаулы шартларда финанс һәм салым органнары, казначылык һәм тармак министрлыклары, муниципалитетлар һәм Татарстан предприятиеләренең уртак эшчәнлеген активлаштырырга кирәклеген искәртте.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X