erid:2VtzquqpS7d
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда мәктәп каникулларын 19 марттан башларга кушты
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда мәктәп каникулларын 19 марттан башларга кушты

Татарстанда 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде, ул массакүләм чараларны күчерүне күздә тота.

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәп каникуллары вакытын коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле бер атнага алгарак күчерергә кушты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча мәктәп каникуллары башлану вакыты күчерелде. Алар 19 марттан башлана. Шулай ук республика Президенты мәктәп каникулларын озайтырга кирәк булган очракта, Казан шәһәрендә дистанцион белем бирү мәсьәләсе буенча эшләргә кушты», — диде Галимова.

Республикада 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде, ул массакүләм чараларны күчерүне күздә тота.

Татар-информ


Нет комментариев