erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Рус теле буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары арасында Арча районы укучылары да бар

Рус теле буенча республика олимпиадасы нәтиҗәләре игълан ителде. Арча районы укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтеп, призлы урыннар яуладылар.

Рус теле буенча республика олимпиадасы нәтиҗәләре билгеле булды, дип зәбә итә район матбугат хезмәте. Быелгы нәтиҗәләр дә Арча районы укучыларының югары әзерлекле булуын раслады.

Арчаның алтынчы урта мәктәбе укучысы Диләрә Гатауллина җиңүче булган. Аны бәйгегә укытучысы Г.Р.Заһидуллина әзерләгән.

Призлы урыннарга лаек булган укучылар арасында Арчаның беренче мәктәбеннән Камилә Сәләхетдинова (укытучысы – А.Н.Исмәгыйлева), шулай ук Арчаның алтынчы мәктәбеннән Зәринә Мөхәммәдиева (укытучысы – Г.Р.Заһидуллина) һәм Зәринә Альтапова (укытучысы – Д.М.Гаптелбәрова) бар.

Әлеге нәтиҗәләр укучыларның тырышлыгы, укытучыларның һөнәри осталыгы һәм ата-аналарның даими ярдәменең ачык чагылышы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев