erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сабадан арчалар сөенеп кайтты

Саба спорт комплексында полковник, көрәшче, күп спорт төрләрен яраткан Наил Хәмидуллин истәлегенә яшүсмерләр арасында татарча көрәш ярышлары булып узды.

Республиканың 13 районыннан 127 көрәшче катнашты. Арчадан да көрәшчеләр барды. Сабада Наил Хәмидуллинның исемен мәңгеләштереп, татарча көрәш турнирын үткәрүне традициягә керткәннәр.

Арча педагогика көллиятендә укучы Динияр Моратов 2005-2006 елгы 85 кг авырлыктагылар арасында 1нче урынны алды. Тренеры Фәнил Һидиятуллин.

 Лесхоз мәктәбеннән Илсаф Йосыпов үз үлчәү авырлыгында (80 кг) 1нче урынны яулады. Тренеры Илүс Әскәров.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчаның 6нчы мәктәбеннән Булат Шакировта 65 кг үлчәүдәге 2007-2008 елгылар арасында 2нче нәтиҗә. Тренеры Фәнил Һидиятуллин.

Егетләрне уңышлары белән котлыйбыз! Ә аздан гына призлы урын ала алмаучыларның җиңүләре алда әле! Уңышлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев