erid:2VtzquqpS7d
Сабантуйлар үткәрү турында карар кабул ителде
Арча яңалыклары

Сабантуйлар үткәрү турында карар кабул ителде

Казан Сабантуе 26 июньдә була Авылларда, шул исәптән республика шәһәрләрендә Сабантуе 12-13 июньдә була.

 

Михаил Захаров
(Казан, 19 май, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанның төп Сабантуе Казанда 26 июньдә була.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуй милли бәйрәме уздыру турында карарны имзалады.

Җирле хакимият органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып, авылларда, шул исәптән республика шәһәрләрендә Сабантуе 12-13 июньдә була.

«Сабантуе Чаллыда 19 июньдә, Казанда 26 июньдә була», диелә документта.

Татарстан Хакимиятенә җирле хакимият органнары белән бергәләп, чикләү кагыйдәләрен исәпкә алып, бәйрәм чараларын үткәрү йөкләнә. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/culture/19-05-2021/kazan-sabantue-26-iyund-bula-5823764

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев