erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Салкыннар белән сынау

Район хуҗалыклары язгы чәчүне төгәлләп киләләр

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗановта мәгълүматлар күп, аларның кайберләре газета укучылар өчен дә кызыклы булыр.

– Апрель аенда 29 мм явым-төшем булды, – диде ул. – Норма  – 35 мм. Бер метр катламда 200 мм дым бар. Норма – 200 мм. Узган ел 177 мм иде.  Үсемлекләр үсү өчен уңай температура суммасы – 159 градус. Узган ел 130 градус иде. 23 апрельдә иң эссе көн булды – 26,2 градус. Майның 20 көнендә уртача температура – плюс 6,4 градус, норма – 12,9. 43 мм явым-төшем булган, норма – 22 мм. 1 метр катламда 200-280 мм дым бар, норма – 174 мм. Монысы басуга карап. Иң күп дым уҗым басуларында, аннан соң пар җирләрендә. Үсемлекләр үсү өчен уңай температура суммасы 202 градус, узган ел 290 градус булган. Иң югары температура 20 майда – плюс 22,1 градус. 4 майда 4,3 градус салкын булды.

– Салкыннар уҗымнарга, башка үсемлекләргә зыян салмадымы?

– Люцерна, кындыракның өстәге яфракларының очын бераз өтәп алды. Матур гына күтәрелә башлаган үләннәр үсә алмый утыра. Районда боза торган уҗым басулары булмады. Әмма безнең бүлек белгечләре тикшергән кайбер арыш уҗымы басуларында көпшә эчендәге булачак башакларга салкыннарның зыян салуы ачыкланды.

– Хәзер үсемлекләргә нинди ярдәм күрсәтеп була?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Салкыннарда үсемлекләр тамырдан туклана алмады диярлек. Яфрактан тукландыру нәтиҗәлерәк булачак. Стресстан чыгару өчен төрле препаратлар бар. Химикатлар кулланганда үсемлекләр болай да  стресс кичерә. Шуңа күрә биологик препаратларга өстенлек бирү дөрес булачак.

Менә шундый хәлләр, һәр елның үзенчәлеге була шул. Болай сабан культуралары матур гына тишелеп килә. 23 майга район  хуҗалыклары планда каралган 61427 гектар сабан  культураларының 50275 гектарын чәчтеләр “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте  механизаторларының хезмәте мактауга лаеклы. Барлык язгы кыр эшләрен оешкан төстә башкарып чыктылар, 5076 гектарда сабан культуралары чәчтеләр.

Район башлыгы Илшат Нуриев 21 майда “Кырлай“, “Игенче“, “Курса МТСы“ ширкәтләрендә язгы кыр эшләренең барышын карады. Ул әлеге  хуҗалыкларның алдынгы механизаторлары Данил Рәхимовка, Дәниф Зариповка, Харис Вильдановка, Шамил Шиһабиевка, Әхәт Шәрәфиевкә, Илнур Галимуллинга Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

“Кырлай“ һәм “Игенче“ ширкәтләрендә бәрәңге утырталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев