erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сайлау өчен бер атна вакыт

Россия Федерациясенең Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Гомумроссия тавыш бирү көне 25 июньнән 1 июльгә кадәр барачак.

 

Бер урында күп кеше җыймау максатыннан, 25 июньнән алып 1 июльгә кадәр җиде көн эчендә тавыш бирергә була. Тавыш бирүдә катнашуның бар нечкәлекләрен ачыклау һәм төп шартларын белү өчен без Татарстан Республикасының Арча районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Булат Кадыйровка мөрәҗәгать иттек.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Булат Илдарович, Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча Гомумроссия тавыш бирү нәрсә ул? Гомуми аңлатма биреп китегезче.

– Конституция Россиянең яшәешен һәм киләчәген тәэмин итүче төп документ. Кыйммәтләр, гореф-гадәтләр, суверенитет һәм бердәм дәүләт – безнең илне тотучы фундамент. Тавыш бирү участогына барып, сез РФнең Конституциясенә төзәтмәләр кертергә риза булу яки булмавыгызны күрсәтеп тавыш бирәсез.  

  • Тавыш бирү вакытларына тагын бер кат ачыклык кертеп үтегезче?
  • Быелгы елда, участокларда күпләп җыелмау максатыннан, тавышны  атна дәвамында бирү мөмкинлеге булдырылды. 25 июньнән 1 июльгә кадәр билгеле сәгатьләрдә үзегезнең участокка килергә була. Атна көннәренә карап килү вакытлары төрлечә. 25, 26, 29, 30 июнь көннәрендә тавыш бирү 8.00-20.00 сәгатьләрдә йорт яннарында, ишегалларында  һәм бина эчендә тавыш бирү участокларында оештырылачак. 27 һәм 28 июнь көннәрендә (шимбә, якшәмбе) 8.00-16.00 сәгатьләрдә үз участокларыгызда һәм йорт яннарыгызда тавыш бирә аласыз. Күчмә тавыш бирү участокларының эшләү вакытларын үз участогыгызга шалтыратып ачыкларга була. Ә 1 июль көнне тавыш бирү районның барлык участокларында да 8.00-20.00 сәгать аралыгында уздырылачак.  
  • Тавыш бирү участогына килгәндә үзең белән нәрсәләр алып килергә?
  • Кайда һәм ничек кенә тавыш бирсәгез дә, беренче чиратта паспорт булу мәҗбүри. Шулай ук битлек, перчатка һәм авторучка да алып килергә кирәк. Соңгы саналганнарын оныткан очракта участокта аларны бирү һәркемгә каралган.
  • Тавыш бирүдә катнашучыларның санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгы ничек тәэмин ителәчәк?
  • Районыбызның һәр участогында тән температурасын үлчәү пункты һәм дезинфекция ясаучы кечкенә келәм булачак. Катнашучыларга бирү өчен бер генә тапкыр куллана торган битлекләр,перчаткалар һәм авторучкалар әзерләнгән. Бинага кергәч, һәркем дезинфекция ясый торган махсус сыеклык белән кулларын эшкәртергә тиеш. Көн дәвамында бина эче билгеле бер вакыт аралыгы саен дезинфекцияләнеп торачак. Килгән һәр кеше идәнгә сызылган маршрут буенча гына йөрергә, кергәндә һәм чыкканда катнашучылар берберсе белән бәрелешмәскә тиеш. 2 метр ераклыкны саклау зарур. Шулай ук балаларны алып килмәвегезне сорыйбыз, алар тавыш бирү бинасына кертелми. Быелгы тавыш бирү контактсыз булыр дип планлаштырыла. Шунлыктан паспортыгызны да комиссия әгъзаларына бирергә түгел, үз кулыгызда тоткан килеш ачып күрсәтәсе була. 
  • Булат Илдарович, тавыш бирергә килә алмаучыларга нәрсә эшләргә?
  • Быелгы тавыш бирүнең үзенчәлеге шунда, участокка килә алмаучы үз участогына шалтыратып, комиссия әгъзасын өенә чакырта ала. Килә алмауның сәбәбен күрсәтергә кирәкми. Сез әйткән адрес буенча килеп, тавыш бирүне өегездә үк уздырачаклар. Арча районында барлыгы 62 тавыш бирү участогы бар. Шуларның 15е – Арчада, 47се – авылларда. Берәр сорау белән мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр үзләренең сайлау участокларына шалтыратырата ала. Участокларның телефон номерлары районыбыз сайтының территориаль сайлау комиссиясе бүлегендә бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X