Чаңгычылар өчен юл ачык.
Арчада чаңгы сезонын ачу булды. Бу уңайдан мәктәп укучылары арасында эстафета үткәрелде. 9 еллык мәктәпләр арасында иске кырлайларга тиңнәр табылмады. Бу мәктәп ике команда алып килгән иде. 1 һәм 2 урыннарны алар яулады. Өченче урындаУрта Курса мәктәбе командасы. 11 еллык мәктәпләр арасында беренче урынны Курсак Почмак мәктәбе чаңгычылары алды. Икенче урында 6нчы мәктәп, өченче урында Лесхоз мәктәбе командалары.
Нет комментариев