Сочига тагын бер адым калды
Арчаның "Ракета"сы кукмараларны 5:0 исәбе белән отып "Алтын алка" хоккей турнирының Буада узачак республика турына узды.
Зона турында безнекеләр Биектау, Питрәч, Кукмарадан килгән көндәшләрен җиңеп беренче урын яулады. Алда республика финалы. Анда башка зоналарда откан командалар белән Сочида узачак Россия финалына юллама өчен көрәшәчәкләр. Яшь хоккейчыларыбызны котлап,алдагы уеннарында да уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев