erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Соңгы могиканнарның берсен котладык

Иске Кырлай авылына легендар шәхес Миннефәр Дәүләтбаевны 75 яшьлек юбилее белән котларга бардык

Таза, матур йортның капка төбендә юбилярның улы, районда билгеле, абруйлы шәхес Зөлфәт көтә иде.
– Элекке вакыт булса “Бу йортта атказанган колхозчы Миннефәр Әсхәдулла улы Дәүләтбаев яши“ дигән язу булыр иде, – дим.
Яшьрәкләр өчен сәер тоелыр, колхозлар заманында андый исемнәр дә бирәләр иде. Мондый бәхеткә ирешкән кеше печәнен, саламын, ашлыгын бушка ала, башка ташламалары да бар, колхозына карап.

Миннефәр (шулай язганга үпкәләмәс, без аның белән бер елны туган, ул ел башында, мин ахырында) Дәүләтбаев кем соң ул, дип сорарсыз. 
Ярты гасырдан артык тракторда эшләгән кешеләр күп түгел, менә шуларның берсе Миннефәр булыр. Аның белән басу-кырларда ел саен диярлек очраша идек. Үзе дә: “Беренче, икенче урыннардан төшкән булмады минем“, – ди.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Күз тимәсен, һаман да бер рәвештә Миннефәр, егетләр кебек,  йөзеннән елмаю китми.
– Мөндештә сигез классны тәмамладым да, Үрнәктәге училищеда укып кайттым, 1965 елдан тракторда эшли башладым, – ди ул. – Сигезенче класста укыганда плугарь (сука белән идарә итүче) булып эшли идем инде. 1972 елда армиядән кайткач та өйләндем, яңадан тракторга утырдым. “МТЗ-2“, “ЮМЗ“, “МТЗ-80“ тракторларында эшләдем. Пенсия яше җиткәч ялга китәргә җыендым. Инвестор Габделхәй Кәримов: “Миннефәр абый, беркая да китмисең, мин сиңа өр-яңа “Магдон“ комбайны бирәм!“ – диде. Шәп кеше иде, мәрхүм, эшләгән кешенең кадерен белә иде. Мөршидә белән Миннефәр Дәүләтбаевлар өч ул, бер кыз үстерәләр. “Җиде оныгыбыз бар, – ди ул горурланып. – Олы улыбыз Зөфәр крестьян-фермер хуҗалыгы оештырды, хәзер шуңа булышам“.

Исемнәр, бүләкләр белән дә кызыксынасы иттем. “Колхозны бүлгәләп, әллә нинди исемнәр биреп бетерделәр, кемнәр генә җитәкче булып эшләмәде, юк минем исемнәр“, – диде ул. Әйе, гади хезмәт кешесе турында уйларга вакытлары булмагандыр инде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев