erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Штрафы зур

Районда исерек килеш руль артына утырып тоткарланучылар кимеми.

5 мартта булган суд утырышы карары буенча тагын өч кешегә шундый ук җәза бирелде. Биредә сүз 14 февральдә Арчаның Ватан урамында тотылган Хәлил Әүһәдиев (“Лада Приора” автомобиле), шушы ук көнне шәһәрнең Южная урамында тоткарланган Фәнил Шәйхиев (“ВАЗ-21144”), 29 февральдә Хәсәншәех авылында Ринат Сабитов (“Лада Гранта”) турында бара.

17 февральдә шәһәрнең Җиңүнең 40 еллыгы урамында Илназ Батанов идарә иткән “Лада Гранта” машинасын, 24  февральдә М. Горький урамында Динар Сәлахов йөрткән “Лада Веста” автомобилен, 26 февральдә Киров шәһәренә илтүче “Волга” М7 автоюлында Гөлнара Шәйхетдинова идарә иткән “Ниссан Альмера”ны, 29 февральдә Себер тракты урамында Искәндәр Мөбарәкшин йөрткән “Лада Приора”ны тоткарлыйлар. Йөртүчеләре руль артына эчкән хәлдә утырган. 19 мартта җәмәгать суды 30ар мең сум штраф салды, ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев