erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сугыш бетәргә өч көн калгач...

Мин бу турыда Җиңү көне алдыннан искә ала алмый кала алмыйм.

Югары Пошалымнан Оркыя Сәләхова 17 яшеннән сугышта катнашкан кыз. Шәфкать туташы. Авылга ялга кайткач, хәрби комиссариатка чакырып алалар.

Шәфкать туташы 17 яшеннән сугышка китә.

Әнисе, дус кызы Наҗия белән хатлар язышып тора. Сеңлесе Зәйнәп хатларын саклый.

Исән-сау сугыштан кайтам дигәндә генә, 1945 елның 6 маенда алган яралардан Чехословакиядә һәлак була.

 Кызганыч, Югары Пошалымда инде Оркыяның өе дә, туганнары да юк.

Ул яшәгән урамга аның исем - фамилиясе язып куелган. Урам Оркыя Саләхова исеме белән йөртелә.

Урта Пошалым китапханәсе мөдире Гөлназ Галимҗанова Оркыя Саләхова турында мәгьлуматлар туплаган.

Күлтәс авылыннан ветеран укытучы Наилә апа Нуриева:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- 90 нчы елларда без герой кыз Оркыя турындагы мәгьлуматларны күп тупладык, - дип сөйләде. - Казанга сеңлесе Зәйнәп апа янына бардык. Сөйләттек. Карточкаларга төштек. Стенд эшләдек. Югары Пошалым мәктәбе Урта Пошалымда хәзер. Ул мәгьлуматлар кайда хәзер, белмим.

Эх, сугыш бетәргә 3 көн калгач... Шунда Чехословакиягә җирлиләр.

Оркыя әнисенә фронттан хатларны сөенеп яза. Тиздән сугыш бетәр, исән-сау әйләнеп кайтырбыз дип яза. Хәтта акчалар сала. Сугышка китеп югалган әтисенең язмышы белән кызыксына.

Әтисе Суслангерга эләккән була. Аннан Германиягә алып киткәннәр дип ишетәләр. Күрешергә насыйп булмый.

"...Үзеңне көткәндә карточкалар җибәреп ята димә, карточкаларым артыннан үзем дә кайтып җитәргә тиеш..." - дип яза әнисенә.

Насыйп булмый... Сүзләребез дога булып барып ирешсен. Татарның Герой кызлары!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X