erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шурабаш авылы җырына клип

Шурабаш авылы Яңа Кенәр авыл җирлегенә керә.

Революциягә кадәр авылның татарлар яшәгән коньяк өлеше Шурабаш дип, марилар яшәгән төньяк өлеше Шишор дип йөртелгән. 1963-1966 елларда аларны берләштереп Шурабаш дип йөртә башлыйлар.

Татарлар да, марилар да үз диннәрен тоталар, дус яшиләр, бергәләп эшлиләр. Марилар татарча да бик оста сөйләшәләр. Шурабаш җырын Олеся Антипова бик матур итеп җырлый. Ул үзе укытучы, “Шишор” мари ансамблен җитәкли.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзерге вакытта авылда 201 татар, 196 мари яши. Авылда гомуми белем мәктәбе, балалар бакчасы эшли. Балаларныа үз халыкларынын тарихына хөрмәт беелән карарга өйрәтәләр, татар һәм мари халыкларының традицияләрен, гореф-гадәтләрен буыннан-буынга тапшырып киләләр.

Шурабаш мәдәният йорты каршында 65 елдан бирле “Шишор” халык фольклор ансамбле эшли. Ансамбль районның барлык мәдәни чараларында актив катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев