erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сынауларда сынатмадылар

​​​​​​​30 август көнне Арчада Татарстан Республикасы һәм шәһәребез көнен үзенчәлекле итеп билгеләп үттеләр.

30 август көнне Арчада Татарстан Республикасы һәм шәһәребез көнен үзенчәлекле итеп билгеләп үттеләр.

Бу уңайдан районда чаралар күп булды. Район үзәгендә генә түгел, авылларда да. Шуларның берсе үзәк стадионда оештырылды. Биредә каршылыклар белән экстремаль йөгереш, ягьни, иң көчлеләр ярышы узды. Район тарихында икенче тапкыр. Беренчесе 2018 елда булган. Ярышка килгәннәрне район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов сәламләде, бәйрәм белән котлап, уңышлар теләде.

Иң көчлеләр ярышы... Исеме үк кызыксындырды. Кемнәр катнаша? Һәрвакыттагыча, Арча педагогика (ике команда), Үрнәк агросәнәгать  көллиятләре, спорт мәктәбе, боз сарае, мәгариф идарәсе, район хакимияте, укучылар сарае, Яңа Чүриледәге психоневрологик интернат, “Эталон” төзелеш оешмасы командалары, Саба районыннан да бер команда килгән иде – барлыгы унбер команда катнашты.

Баш хөкемдар, боз сарае җитәкчесе Илһам Шакиров командаларны ярышларның тәртибе белән таныштырды. Һәр командада өч кеше, ике егет һәм бер кыз. Бергә башлыйлар, бер-берсенә ярдәм итеп, бергә киләләр дә. Старт бөтенесенә берьюлы бирелми, дүртәр минут аерма белән китәләр. Унбер төрле сынау үтәргә туры киләчәк. Сынаулар белән танышкач, бермәл аптырап калдым, гадәти йөгерү генә түгел бу, чыннан да спортның экстремаль төрләре сайланган. Монда йөгерү дә, йөзү дә, сикерү дә – барысы да кергән. “Команда белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Сез ахырга кадәр бердәм булырга тиеш"” – диде баш хөкемдар.

Сынаулар ипподромда башланып китте. Беренче сынау – йөгереп барган килеш тезелеп куелган берничә салам төргәге аша үтү. Кырыеннан әйләнеп түгел, өстеннән. Тизлекне киметергә ярамый, вакыт үтә. Алда әле 10 сынау көтә. Бераздан аларның юлларына су сиптерүче “КамАЗ” машинасы чыкты, көчле басым белән су сиптерә башлады. Көн эссе булгач, йөгерешчеләргә рәхәт тә булып киткәндер әле. Өченче сынау да җайлылардан түгел – сетка астыннан шуышып чыгарга кирәк. Һәр каршылыкны команда бергә үтәргә тиеш. Берәрсе тоткарланса – көтеп торалар.

Аннан Казансу елгасының икенче ягына чыктылар. Биредә командалар елганы бергәләп йөзеп чыктылар. Хөкемдарлар аларны икенче ярда каршы алдылар. Командалар җиңел генә скейт паркны үттеләр һәм су белән тутырылган канистрларга тап булдылар.

– 30 литрлы канистрлар. 30 метр тирәсе күтәреп барырга кирәк, – дип аңлаттылар хөкемдарлар.

– Кызлар да күтәрәме?

– Анысы команда әгъзаларыннан тора. Гадәттә, егетләр икесе генә бу сынауны үти. Кызларга күтәртми.

Чыннан да, Булат, үзен педагогика көллиятеннән, диде, берүзенә ике канистр күтәргән иде. Уртача гына буйлы, чандыр гына гәүдәле егет ике канистр авырлыгыннан сыгылып килсә килде, кызга күтәртмәде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Стадион уртасындагы кышын шуа торган зур тауны күз алдына китерәсездер инде. Киләсе сынауда йөгереп шунда менеп төштеләр, аннан җирдә яткан озын багана буенча, шулай ук турниктан  үттеләр, кечкенә таудан төшеп стадионга керделәр. Анда тагын бер сынау көтә булып чыкты. Соңгысы. Команда белән чаңгыга басып финишка килделәр.

Иң авыр сынау сезнең өчен кайсысы булды? Илнур, Рәмис, Алчәчәккә шушы сорауны бирдем. Илнур ярышның башыннан ахырына кадәр шулкадәр ярдәм итте Алчәчәккә, сокланып тордым. Мондый ярышларда катнашканнары да бар икән аларның. Димәк, команда белән эшләүнең нәрсә икәнен беләләр. “Аеруча йөзү кыенрак булды. Калганнары артык авырлык тудырмады”, – диделәр. Алчәчәкнең генә ахырга таба аяк басарлык та хәле калмаган иде. Тик егетләр тырышкач, ул да алардан калышырга теләмәде.

Икенче команда хакимиятнеке булып чыкты. Гөлшат хакимияттә эшли, Газинур Наласа мәктәбеннән, Булат икенче мәктәптән.

– Ничек болай бергә җыелдыгыз?

– Гөлшат чакырды, – дип көлештеләр.

– Сезгә кайсы сынау авыр тоелды?

– Ипподромда йөгерү. Машина су сиптергәннән соң шундый рәхәт булып китте, яңадан көч барлыкка килгән кебек булды, – диде Булат моны да уенга алып.  – Аннан соң юеш футболканы авызга китереп суын эчәсе килде.  

Әнә шундый сынаулар үттеләр командалар ул көнне. Җиңүчеләр дә билгеле булды. Беренче урынны Арча спорт мәктәбенең “Ураган” командасы яулады. Исемнәре дә җисемнәренә туры килә. Чыннан да, давыл кебек җилләп кенә уздылар бөтен араны. Боз сарае командасы икенче булды. Өченче урынны сабалар яулады. Әмма пьедесталга күтәрелмәсәләр дә, башка командалар да сынауларда сынатмады.

Бәйрәм моның белән генә тәмамланмады. Кичен стадионда тагын бәйрәм гөрләде. Үзешчәннәребез дә, эстрада йолдызлары да чыгыш ясады. Расих Галиҗановның “Мин яратам сине, Татарстан” җыры барышында өч минут буе салют атылды. Бәйрәм әнә шулай тәмамланды.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре