erid:2VtzquqpS7d
Тагын 75 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Арча яңалыклары

Тагын 75 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 16 954 очрагы теркәлгән.

 Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 75 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«29 кеше хастаханәгә озатылган, 46 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (19 кеше), 60-70 (17 кеше) һәм 50-60 яшь (14 кеше) аралыгында ачыкланган.

Казанда – 18, Чаллыда – 13, Нурлат районында 11 очрак теркәлгән. Соңгы тәүлектә республиканың 17 муниципаль районында коронавирус йоктыру очраклары ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 16 954 очрагы теркәлгән, 13 549 кеше (шуларның 122се – узган тәүлектә) терелгән.

 https://tatar-inform.tatar/news/health/11-02-2021/tatarstanda-tagyn-75-keshe-koronavirus-infektsiyase-yoktyrgan-5805624

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев