erid:2VtzquqpS7d
Ташкичү һәм Мәмсә авыллары гуманитар ярдәм җыюда катнашты
Арча яңалыклары

Ташкичү һәм Мәмсә авыллары гуманитар ярдәм җыюда катнашты

Луганск һәм Донецк республикалары гражданнарына гуманитар ярдәм җыю эше бара

Мохтаҗларга ярдәм итү эшендә районыбызда беренчеләрдән булып Ташкичү һәм Мәмсә авыллары халкы үз көчен куйды. Бердәм авыл халкы белән җыелган ярдәмне узган ялларда алар Казан шәһәрендәге махсус урынга илттеләр.  Барысы 15 капчыкка кием-салым, көндәлек кирәк-яраклар һәм азык-төлек тупланган иде. 

"Илтеп тапшырдык. Рамазан аенда Аллаһ әҗер савабын бирсен. Шуның кадәр кирәк-ярак җыюда катнашкан барлык авылдашларга да зур рәхмәт", - диде Ташкичү мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева.


Нет комментариев