erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ул минем өчен тере килеш үлде

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең, Татарстанның театр әһелләре берлеге әгъзасы Камил Саттаровка 85 яшь тула.

Камил ага турында күп яздылар. Дәрәҗәле урыннарда эшләгән, танылган шәхесләр белән аралашкан, сәхнәдә 50дән артык роль иҗат иткән, 50дән артык Мактау грамоталары булган, ике халык театры оештырган шәхес аңа лаек та. Әмма бу язмабыз аның эшчәнлеге түгел, ә тормышы турында. Балачагы, яшьлеге ничек үткән? Гаиләсе бармы? Ни өчен шундый дәрәҗәле кеше бүген Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәргә мәҗбүр?

– 7 декабрьдә Казанда гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгәнмен. Бик салкын көн булган. Әмма мине җылы күңелле, сабыр, ярдәмчел итеп тәрбияләделәр. Шушы сыйфатларым нәтиҗәсендә кешеләр арасында ихтирам казандым, – ди Камил абый. – Сугыш башлангач әти безне, ике баланы, Югары Сәрдәгә бабай янына кайтарып куйды.

Ә бабасы Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаган, авылда бердәнбер русча белүче кеше булган. Тарихи шәхес тә ул. Аягына чабата киеп Казанга чыгып киткән, урам себерүче булып эшләгән. Шунда җирдән 1 алтын тәнкә табып алган. Ул чакта бу акчага йорт салган, өйләнгән булыр иде. Әмма бабасы аны конторага кертеп хуҗасына тапшырган.

– Хуҗага аның бу гамәле ошаган. Ул аны складка куя. Бабай мәдрәсәдә укый, русча өйрәнә, тора-бара баеп китә, аның Татарстандагы складлары белән идарә итә, ярминкәләрдә катнашып чит ил вәкилләре белән аралаша, өч катлы йорт салып чыга. Революциядән соң үз теләге белән акчаларын большевикларга биреп, Югары Сәрдәгә кайтып китә, колхозга керә, агроном хезмәтен башкара. Теш кайраучылар табылса да, Себергә куылмый кала. “Мондый кеше район горурлыгы булырга тиеш” диючеләр ярдәме белән. Сугыш вакытында амбарда каравылчы була ул, сүз булмасын, дип тавыкларына кадәр бетерә, – дип ихтирам белән сөйли Камил абый бабасы турында. – Мин аның тәрбиясендә үстем, тәэсире дә зур булды. Хәзер бу авылда миңа багышланган музей бар.

Малай икенче сыйныфтан соң Казанга китә, татар гимназиясендә укый. Щепкин исемендәге театр училищесына укырга керергә хыяллана. Тик ул елны анда кеше алмыйлар. Камил хәрби комиссариат юлламасы буенча Ташкентка хәрби училищега укырга китә. Комсорг була. Аннан Свияжскидагы балалар колониясенә эшкә кайта, Макаренко ысулы белән эшли башлый. Кыскартылуга эләгә, эшсез кала, техник училище тәмамлап заводка керә. Үзешчән сәнгатьтә катнаша, бии, спектакльләрдә уйный.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бервакыт аны партиянең шәһәр комитетына чакырып алалар. Университетта укыган вакыты. 23 яшь. Бауман районына куялар. “Ихтирам итсеннәр, дисәң, шырпыны да Ленин районына барып ал”, – дип киңәш тә бирәләр. Шунда эшләгәндә 27 яшендә өйләнә дә егет.

– Ике кыз бар иде. Берсе сатучы, мине үлеп ярата, икенчесе шәфкать туташы, гимназиядә укыган чордан ук мине белгән. Мин икенчесен, Фирдәвесне сайладым. 20 ел яшәдек. Институтта укып чыкты. Кызыбыз туды. Резидәбез консерватория тәмамлады, диплом алды. Фирдәвес кенә вафат булды. Кабат өйләнеп карадым. Ул хакта сөйлисем килми. Ул минем өчен тере килеш үлде. Кызым бик акыллы, булган, университетта доцент, фәннәр кандидаты, ике белеме бар. Оныгым Диана да бик акыллы. Ул да музыкант. Яңа гына фатир алып бирдем үзенә, – диде Камил ага Саттаров.

Ә ни өчен алайса картлар йортында яши? Кызы моңа ничек карый? Бу сорауларны бирми кала алмадым?

– Беренчедән, кызым да, оныгым да көне буе эштә. Берүзем калам. Ә мин аралашырга яратам. Икенчедән, күз начар күрә башлады. Юлларда йөрү куркыныч. Казан үзәгендә яшим. Хәрәкәт көчле. Ә Арчада миңа ошый. Башта фатирга кереп торырга уйлаган идем. Аннан танышларым шушы вариантны әйттеләр, – диде ул. – Кыз бик авыр кабул итте. Үзем генә калдым, Диананың бүлмәсе буш, кайт, ди әле дә. Мин монда ияләштем, дуслар таптым. Кайтып йөриләр. Миңа шул җитә. Бертуган сеңлем Германиядә картлар йортында эшли. Ул да кайтып китте, минем теләгем белән ризалашты. “68 ел гомереңне дәүләткә биргәнсең инде, хәзер үз дигәнеңчә яшә”, – диде. Монда да тик ятмыйм мин, истәлекләремә нигезләнеп очерклар язам. Татар телендә. Мин беркайчан да татар теленә хыянәт итмәдем. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре