erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан районнарында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең осталык дәресләре башланды

Дәресләр XXI “Созвездие-Йолдызлык” ачык яшьләр телевизион фестиваленең район бәйгеләре һәм зона турларына әзерлек кысаларында уза.

 Бүген Татарстан районнарында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенең махсус кунаклары - Россия һәм Татарстан сәнгать әһелләре катнашында мастер-класслар сериясе старт ала. Дәресләр XXI “Созвездие-Йолдызлык” ачык яшьләр телевизион фестиваленең район бәйгеләре һәм зона турларына әзерлек кысаларында уза. 

“Созвездие-Йолдызлык” фестивале тарихында сәхнә осталарының мастер-классы беренче тапкыр Татарстанның Югары Ослан районында оештырылачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Дәресләр ике мәйданчыкта – район мәдәният йортында һәм балалар сәнгать мәктәбе базасында уза.

Бүгенге дәресләрне “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов (актерлык осталыгы), халыкара фестивальләр лауреаты Владимир Шнитко (вокал), фестивальнең режиссеры һәм алып баручысы Марина Ясельская (конферанс), “Дорога из города” бию театрының сәнгать җитәкчеләре Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар (хореография) алып бара.

Катнашучылар конкурсның төп таләпләренә бәйле сорауларына җавап алачак, шулай ук зур фестиваль хәрәкәтендә җиңү мөмкинлеген арттыру өчен үз номерларын камилләштерәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Иртәгә “Созвездие-Йолдызлык” фестивале вәкилләре Татарстанның Түбән Кама районында чыгыш ясаячак. Биредә педагоглар составына режиссер Дмитрий Платонов (Мәскәү) та кушылачак.

Мастер-класслар 17 февраль көнне Татарстанның Мамадыш районында, ә 18 февральдә Яңа Чишмә районында узачак.

Быел Татарстан Президенты патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Комиссиясе эгидасы астында уза торган зур фестиваль хәрәкәте Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.
 “Созвездие-Йолдызлык-2021” зона этаплары графигы түбәндәгечә: 22 февральдән 12 мартка кадәр – Казан, 26-28 февральдә – Баулыда, 2-3 мартта – Зәйдә, 6-7 мартта – Актанышта, 9-10 мартта – Яр Чаллыда, 13-14 мартта – Чирмешәндә, 16-18 мартта – Биектау районының Шәпше авылында, 20-21 мартта – Балык Бистәсендә, 24-25 мартта – Апаста, 27-28 мартта – Яшел Үзәндә.
 

 https://tatar-inform.tatar/news/letters/09-02-2021/geroy-musa-lilne-yr-ng-n-tatar-yazuchysy-rafael-mostafinga-bagyshlangan-kitap-chykty-5805072

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре