erid:2VtzquqpS7d
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты аучыларга Африка дуңгызлар чумасын таратмас өчен профилактика чараларын үтәргә киңәш итә
Арча яңалыклары

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты аучыларга Африка дуңгызлар чумасын таратмас өчен профилактика чараларын үтәргә киңәш итә

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты кыргый фаунада Африка дуңгызлар чумасы кабынуының югары куркынычы турында кисәтә.

Шуның белән бәйле рәвештә, аулаганда түбәндәге профилактика чараларын тотуыгызны сорыйбыз:

1) җирдә азык калдыкларын калдырмаска

2) үзегез белән дуңгыз ите һәм кабан ите булган азык-төлек продуктларын алмаска;

3) аучылык җир-суларында, табылган аучылык ресурсларын бүлгәннән соң, биологик калдыкларны калдырмаска;

4) аучылык җир-суларында көчсезләнгән һәм һәлак булган кабан дуңгызларын күрү фактлары турында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетына хәбәр итәргә.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты

 


Нет комментариев