erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән
Арча яңалыклары

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясеннән барлыгы 182 кеше үлгән.

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

1937, 1942 һәм 1965 елларда туган ике ир-ат һәм хатын-кыз инфекция корбаны булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән пандемия башланганнан бирле 182 кеше үлгән.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/26-12-2020/tatarstanda-koronavirustan-tagyn-ch-keshe-lg-n


Арча хәбәрләре

Нет комментариев