erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Татарстанда мәктәп укучыларының цифрлы ярдәмчесе барлыкка киләчәк

Республиканың Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы «Мин – мәктәп укучысы» дигән яңа хезмәт булдырды.

Быел Татарстанда мәктәп укучылары өчен цифрлы ярдәмче — «Мин — мәктәп укучысы» дигән хезмәт эшли башлаячак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Әлеге мобиль кушымта ярдәмендә балалар үзләренең уку һәм укудан тыш эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә планлаштыра, көндәлектәге билгеләрен күзәтә, шулай ук үсеш күрсәткечләрен билгели алачак», — дип белдерделәр министрлыкта.

Яңа электрон хезмәт мәктәп укучыларына уку процессын нәтиҗәле оештырырга ярдәм итә дип фаразлана.

Татар-информ


Нет комментариев