erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт төзегән беренче хәрбиләр укырга китте

Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен 117 хезмәте аерым кайнар линия ачты.

Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт төзегән беренче хәрбиләр укырга китте.

Бу хакта «Татар-информ»га Казандагы контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Виктор Никитин хәбәр иткән.
Аның сүзләренчә, хәрбиләр заманча кыр лагеренда урнаштырылган, анда яшәү өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган.

Программа кысаларында антенналарның, кабул итү һәм тапшыру җайланмаларының эш принциплары өйрәнелә, шулай ук дроннарны, пультларны һәм махсус күзлекләрне программалаштыру күнекмәләре үзләштерелә. Моннан тыш, хәрбиләр маскировка, карта белән эшләү һәм ориентлашу серләренә өйрәнә.

Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен 117 хезмәте аерым кайнар линия ачты. Моның өчен 117 номерына шалтыратып, 4 төймәсенә басарга кирәк. Кандидат таләпләргә туры килгән очракта, аның мәгълүматлары сайлап алу пункты белгеченә тапшырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре