erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Татарстанның атказанган артисты, авылдашыбыз Ядекәр Хәбибуллин нинди матур очрашу оештырды!

Иске Кишет китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова хәбәр итә.

“Җыр ул-тарих”

      Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучы елы уңаеннан Арча районы Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында “Салават” җыр театры артистлары: Татарстанның атказанган артисты, авылдашыбыз Ядекәр Хәбибуллин,Башкортстанның,Татарстанның атказанган артисты Альфред Якшимбетов,яшь җырчылар Гөлназ Муллахмәтова,Нияз Хәбибуллиннар белән берлектә яшь буынга патриотик тәрбия бирү буенча бик матур тәрбияви кичә үтте.Кичә Бөек Ватан сугышы вакытындагы җырлар турында иде.Кичәне Ядекәр Хәбибуллин алып барды.Бүгенге көнне ,бүгенге көн вакыйгаларын аңлар өчен үткәнгә кайтырга,тарихыбызны белергә кирәк,дип сөйләде ул.Җыр аша без халкыбызның уй-кичерешләрен белә алабыз.Кичәдә авыл китапханәсе,авыл клубы хезмәткәрләре катнашты,алар артистлар белән бергәләшеп шушы чараны оештыруны башлап йөрүчеләр дә.Кичәбездә катнашкан Яңа Кишет мәктәбе укучылары һәм укытучылары коллективына зур рәхмәт.Ә рәхмәтебезнең иң зурысы туган авылын,туган җирен,авылдашларын онытмаган авылдашыбыз Ядекәр Хәбибуллинга.Ул үзенең бергә эшләгән хезмәттәшләрен ерак араларны якын итеп,туплап шушы чарага алып кайтучы.Киләчәктә дә шулай кулга-кул тотынып,матур чаралар үткәрергә,һәркайсыбызга сау-сәламәт булырга Аллаһ Тәгалә насыйп итсә иде.

Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Габитова Гөлфия.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре