«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең «Арск-информ» филиалы җитәкчесе - баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллинның яңа ел котлавы
Хөрмәтле укучыларыбыз, кадерле тыңлаучыларыбыз, якын дусларыбыз!
Сезне ихлас күңелдән Яңа ел белән котлыйм! Үтеп баручы ел һәркайсыбыз өчен төрле булды: шатлыклы мизгелләр дә, сынаулар да, уйланулар да җитәрлек булды. Әмма иң мөһиме – без бу елны да бергә уздык.
Узган ел безнең өчен аеруча истәлекле булды: “Арча хәбәрләре” район газетасы үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу – берничә буын журналистларның, мөхәррирләрнең, авыл хәбәрчеләренең, укучыларның уртак хезмәте, уртак тарихы. Шушы бай мирасны саклап, аны заман белән бергә атлатып бару – безнең төп бурычыбыз.
Бүген без сезнең белән газета битләрендә генә түгел, Арча радиосы дулкыннарында, шулай ук социаль челтәрләрдә дә очрашабыз. Барлык платформада безне укып, тыңлап, карап баручы подписчикларыбызга аерым рәхмәт сүзләре! Сезнең фикерләр, лайклар, комментарийлар безгә алга барырга көч бирә.
Газетабызга ел саен язылып, безне сайлаган тугры укучыларыбызга зур рәхмәт! Безнең даими ярдәмчеләребез – авыл хәбәрчеләренә, район тормышын яктыртуда актив катнашкан өчен чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез.
Шулай ук без оешма һәм предприятие җитәкчеләренә, хакимият органнарына нәтиҗәле хезмәттәшлек, аңлашу һәм ышаныч өчен рәхмәтле. Бергә эшләгәндә генә район тормышын тулы, гадел һәм оператив итеп күрсәтә алабыз.
Кадерле дуслар! Яңа ел һәр йортка иминлек, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы алып килсен. Планнарыгыз тормышка ашсын, якыннарыгыз янәшә булсын. Ә без, үз чиратыбызда, киләсе елда да сезнең белән бер дулкында, бер сулышта булырга тырышачакбыз.
Яңа ел белән! Киләсе очрашуларга кадәр! 🎄
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев