erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әҗәте булганнарны нәрсә көтә?

Салымны вакытында түләмәгән гражданнар турында әҗәтлеләр диләр.

Салым түләү яшькә карамый. Балалар өчен салымны аларның законлы вәкилләре түләргә тиеш. Биредә нинди салымнар турында сүз бара? Әҗәт булуы турында ничек һәм кайдан белергә? Кызыксындырган сораулар белән без  5 нче районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Мөнир Әмирович, ачыклык кертегез әле, биредә нинди салымнар турында сүз бара? 

– Гражданин җир, транспорт, милке булса, милек салымы түләргә бурычлы. Милек турындагы мәгълүматлар салым органнарына дәүләт кадастр хезмәте һәм күчемсез милеккә хокукка дәүләт теркәве үткәрүче һәм транспорт чараларына транспорт дәүләт теркәве үткәрүче органнардан килә. Мәсәлән, транспорт салымы транспорт чарасын ЮХИДИ органнарында теркәгән көннән алып аны дәүләт исәбеннән төшергәнчегә кадәр исәпләнә. Шуңа салым килмәсен дисәң, милек объектларын дәүләт исәбеннән төшерү буенча юридик яктан әһәмиятле эшләрне ахырына җиткерергә кирәк.

– Түләмәгән очракта нинди чара күрелә?

– Түләнмәгән салым суммасы өчен көн саен пеня өстәлә – Россия Үзәк Банкының 1/300 ставкасы. Салым бәясе белән риза булмаган очракта аны түләмичә йөрергә түгел, ә салым органнарына мөрәҗәгать итеп, ачыклык кертергә кирәк.

Әгәр салым буенча әҗәтләрне мәҗбүри җыюга калса, милеккә дә, исәп-хисап счетларына да арест салына, чит илгә чыгу, милекне яңадан теркәү тыела. Ә суд приставларына эш башкарган өчен  әле өстәмә түләргә дә туры киләчәк. Әҗәтнең нинди суммада булуына карамастан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2021 ел башыннан Татарстан Республикасында кайбер дәүләт хезмәтләре һәм ярдәм чаралары, аерым төр түләүләр салымнар буенча әҗәтләре булмаган очракта гына бирелә. Дәүләт хезмәтләре һәм ярдәм чаралары бирүче органнар ведомствоара үзара хезмәттәшлек күрсәтү системасы аша салым буенча әҗәтләрне тикшерәләр.

–  Салым буенча әҗәт бармы, юкмы икәнне каян белергә була?

– Салым буенча әҗәтләр турындагы мәгълү-матлар мәҗбүри җыю буенча салым органнары документларында күренә. Ә алар Россия Федерациясе Салым кодексы билгеләгән срокта әҗәтлеләргә җибәрелә. Моннан тыш, үз әҗәтләрең турында Россиянең Федераль салым инспекциясе сайтында “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты”на тоташып яки Google Play һәм  App Store да “Налоги ФЛ” мобиль кушымтасында белергә була.

– Андый юл белән эш итә белмәүчеләргә нишләргә? Өлкәннәргә, мәсәлән?

– Салым түләүгә квитанция аша. Аны урындагы салым инспекциясеннән алырга мөмкин. Моннан тыш милек салымнары буенча әҗәтләр турындагы мәгълүматны күпфункцияле үзәктә, ЮХИДИ, Миграция хезмәте бүлекчәләрендә, шулай ук техник инвентарлаштыру бюросы белән почта бүлекчәләрендә дә бирәләр. Иң мөһиме – вакытында түләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре