erid:2VtzquqpS7d
Әтисенең туган көнендә 11 яшьлек бала батып үлгән
Арча яңалыклары

Әтисенең туган көнендә 11 яшьлек бала батып үлгән

Елга яр буенда үткәрелгән туган көн һәлакәт белән тәмамланган. Берьюлы өч бала баткан.

21 июль көнне Уфаның эксрен хезмәтләр телефонына Агыйделдә өч баланың батуы хакында хәбәр килеп ирешә. Кызганыч, үлүчеләр дә бар, дип яза “Башинформ”.
Билгеле булганча, һәлак булган малайның әтисе яр буенда туган көнен билгеләп үтәргә ниятли. Бәйрәмдә балалар бик күп була. Шуларның өчесе су керергә уйлый. Олылар исә аларны күзәтеп тора. Бер мизгелдә балаларның өчесе бата башлый. Өлкәннәр аларга ярдәмгә ашыга, әмма 11 яшьлек баланы коткарып кала алмыйлар. Бу урын коену өчен җиһазланыдырылмаган һәм елганың коену өчен иң куркыныч урыннарының берсе санала. 
 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tisene-tugan-knend-11-yashlek-bala-batyp-lgn


Нет комментариев