erid:2VtzquqpS7d
Тәкъдимнәр исәпкә алыначак
Арча яңалыклары

Тәкъдимнәр исәпкә алыначак

Тәкъдимнәрне исәпкә алып территориянең проектын әзерләгәннәр.

13 апрельдә Арча шәһәренең җәмәгатьчелек вәкилләре  Бөтенроссия бәйгесендә катнашачак тимер юл вокзалыннан Коммуна урамы буйлап Казансу елгасы аша Интернационал урамына кадәрге территориядә нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында фикер алышуларны дәвам иттеләр.

Фикер алышуларның беренчесе 16 мартта булган иде. “Архитектура десанты” бюросы белгечләре анда әйтелгән тәкъдимнәрне исәпкә алып территориянең проектын әзерләгәннәр.

Очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәррәмов, аның беренче урынбасары Илшат Галимуллин катнашты.


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев