erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычны нинди очракларда түләмәскә то мөмкин

Юрист анлатмасы.

РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты укытучысы, юрист Кирилл Данилов гражданнарның өч ел элек булган торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын кире кайтармау хокукы турында сөйләгән. Ул бу хакта «Прайм» агетлыгына хәбәр иткән дип яза «РИА новости».

Торак-коммуналь хезмәтләр

өчен бурычлар төп бурычны һәм «неустойка»ны үз эченә ала. Белгеч сүзләренә караганда, өч еллык сроклы бурычларны суд аша алсалар, гражданин дәгъва срогы чыгу турында гариза яза һәм түләмәү мөмкинлеге ала.

Физик затның банкрот дип билгеләнүе дә аны бурычларын тәләүдән азат итә ала. Әгәр дә түләтү сорала торган милек конкурс массасына кертелсә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар шул милек хисабына үтәлергә мөмкин, дип аңлатты белгеч.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гомуми кагыйдә буенча коммуналь хезмәтләр өчен бурычны түләү бурычлы кешенең үлеме белән бәйле рәвештә туктатыла. Әмма бурыч аның варисларына да күчәргә мөмкин.

Адвокат әйтүенчә, 06.04.2020-01.01.2021 вакыт аралыгында коммуналь хезмәтләрне кулланучыларга штраф санкцияләре исәпләнә алмый. Әлеге чорда Россия Хөкүмәте карары белән билгеләнгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар буенча пени исәпләүгә мораторий гамәлдә булды, диелә хәбәрдә

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/yurist-torak-kommunal-xezmatlar-ocen-buryclaryn-kemga-kiceracaklaren-aitte-5859625

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре