Тәравих намазын укымаган кешенең уразасы дөресме?
Һәрберебез уразаны дөрес, камил рәвештә, кабул булсын дип тотарга тырыша. Шунлыктан ялгышулардан, хата ясаудан куркабыз. Белмәү гаеп түгел, сорауларга вакытында ачыклык кертсәк, күңелебез дә тыныч булыр, гыйлемебез дә артыр иде
Сездән килгән сорауларга җавапларны без Әмәт мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев белән барладык.
– Хәзрәт, бала имезә торган хатыннар: «Уразаны тота алмыйбыз, аны казага калдырырга тиеш булабызмы», – дип сорый.
– Сабые бик кечкенә булып, күкрәк сөте белән генә тукланса, әни кешегә яки балага зыян килү куркынычы булса, ураза тоту мәҗбүри түгел. Әгәр дә бала сөттән гайре башка ризыклар да ашаса, ураза тотарга кирәк.
– Уразалы кешегә фитнес белән шөгыльләнү тыелмыймы?
– Тыелмый, ләкин ураза бозылырлык хәлгә җиткермичә генә. Үзегезне хәлсезләндереп, су, дару эчәргә туры килмәсен. Йөзү киңәш ителми, чөнки борыннан, авыздан су керү куркынычы бар. Йөзгән очракта, бик сак булырга кирәк.
– Теш пастасын кулланырга рөхсәт ителәме?
– Әгәр дә саклык күрсәтсәң, ярый. Аны ялгыш йотудан сакланыгыз.
– Мунча керергә ярыймы?
– Ярый, әмма җиңелчә генә. Озак парланып утырып, хәлегез китмәслек булса гына.
– Тәравих намазын укымаган кешенең уразасы дөресме? Әлеге намаз мәҗбүриме?
– Тәравих намазын уку сөннәт санала. Аны калдыру гөнаһ түгел, ләкин аны үтәү – бик саваплы гамәл. Егерме рәкәгать итеп укый алмасагыз, күпме булдыра аласыз – шуның кадәр укыгыз. Рамазан ае кичәләрен күбрәк намазда үткәрергә тырышыгыз.
http://shahrikazan.ru/news/din/travikh-namazyn-ukymagan-keshene-urazasy-dresme
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев