erid:2VtzquqpS7d
Миңа бик тә үз җиремдә рәхәт
Арча яңалыклары

Миңа бик тә үз җиремдә рәхәт

Казанбашта яшәүче шагыйрә Гөлара Шәрипова белән хыялланып алыйк.

Чит илләрне барып күргәнем юк, 
Бик тә гүзәл, диләр, булганнар. 
Минем исә күңелемә якын, 
Туган якта үскән кылганнар. 
 
Урал тауларына менгәнем юк, 
Кара диңгезләргә чумганым. 
Ләззәт миңа сөзәк тау битендә 
Кырын ятып җиләк җыйганым. 
 
Миңа бик тә үз җиремдә рәхәт, 
Үз тавымда, елга, күлемдә. 
Илһам алып яшим, гашыйк булып 
Туган туфрак, туган җиремә!

Гөлара Шәрипова

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев