erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кырлайда Тукай бәйрәме узды

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә күренекле язучылар һәм иҗат әһелләре бүген Арча районында Тукайны искә алды

Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычта булганнан соң, районыбызга килгән кунаклар Кырлайга юл тотты. 

Шагыйрьнең музее каршында шигырь бәйрәме узды. Әтнә татар дәүләт драма театры һәм Арча мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән тамаша һәм концерт язучыларның чыгышлары белән үрелеп барды. 

Һәр әдип Тукайга булган ихтирамын белдереп, саекмас истәлекләрне барлады. Шагыйрьгә багышлап язылган шигырьләрен укып, аны искә алдылар. 

“Сезне барыгызны да Арча җирендә күрүебезгә шатбыз. Бүген күңелгә шуның кадәр җылы хисләр бирә торган көн. Чөнки Тукайның иҗаты шундый: аның шигырьләрен укыган саен укыйсы килә. Бүгенге көндә безнең районнан чыккан алты Тукай премиясе лауреаты бар. Бу бик куанырлык күрсәткеч. Әле эшлисе эшләр күп. Шагыйребезнең 140 еллык юбилеена барын да өлгерербез дип ышанам”, - дип сәламләде район башлыгы Илшат Нуриев

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Кырлайда татар шагыйрьләренең аллеясы булачагын искә алып үтте һәм район башлыгының сүзләренә кушылып, алда көтеләсе эшләрне бергәләп башкарырга сүз бирде.

Галим, күп кенә тел белгечләренең остазы Фоат Галимуллин Тукайның тормыш юлын искә алды. “Тукай шагыйрь буларак шәһәрдә формалашкан. Чөнки биредән ул тугыз яшендә китә һәм Җаекта бөтен татар галәменә шагыйрь булып күтәрелә. Әмма безгә бөек шагыйрьне биргән Арча җиренә без баш иябез. Бөтен тормышыбыз, яшәешебез белән туган телебезне саклыйк, үстерик, чөнки ул - Тукай теле”, - дип билгеләп үтте ул.

Башкортстанда яшәп иҗат итүче шагыйрә Халисә Мөдәрисова Кырлайда беренче тапкыр булуын һәм үзенең 70 яшьлек юбилеен биредә уздыруы белән чиксез бәхетле икәнлеген җиткерде. Тукайга һәм татар теленә багышлап язылган тирән мәгънәле шигырьләрен укыды.

Якташ шагыйребез Сания Әхмәтҗанова күптән түгел Арчаның 11нче балалар бакчасында узган бәйрәмдә катнашуын әйтте һәм аннан алган җылы хисләре белән бүлешеп, балалар өчен шигырен башкарды.
Бәйрәм ахырында килгән кунаклар һәм барлык катнашучылар бергәләп “Туган тел” җырын башкарып, Габдулла Тукайга тагын бер кат мәдхия җырлады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев