Урам халкы рәхмәт әйтә
Янгынга таралырга ирек куймадылар.
Арчаның Ямашев урамында яшәүче Атлас Солтанов хәбәр итте. Дөресрәге, ул анда яшәми, остаханәсе шунда икән. Күп вакытын остаханәдә үткәрә.
"Минем янгын сүндерүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә, - диде ул. - Урамыбызда, бер йорт аркылы гына урнашкан йортның мунчасы янды. Шунда ук газчылар килеп җитеп, койма аша кереп, газны өзде, аннан янгын сүндерү машинасы килеп туктады. Бик тиз арада сүндерделәр дә. Бөтен урам халкы исеменнән рәхмәт аларга. Янгынга таралырга ирек куймадылар.".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев