erid:2VtzquqpS7d
Ураза гаете мөбарәк булсын!
Арча яңалыклары

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Бүген районыбызның барлык мәчетләрендә Ураза гаете намазлары укылды.

Авыл мәчетләрендә ул кояш чыгып ярты сәгать үткәч, ягъни иртәнге бишенче яртыда ук , шәһәрдә бераз соңрак - җиденче яртыды укылды. Арчаның үзәк мәчетендә бәйрәм намазын район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин үткәрде. Башта ул изге Коръән аятьләре укып дога кылды , аннары Уразаның әһәмияте турында вәгазь сөйләде.  Гает намазыннан соң  хөтбә укылды,тәкъбир әйтелде. Мөселманнар ил-көнебезгә иминлек,бәрәкәт теләп дога кылдылар. Район башлыгы Илшат Нуриев та гает намазын биредә укыды.

Үзәк мәчеткә килүчеләр быел аеруча күп иде , хәтта мәчеткә сыймыйча аның янкормасында укучылар да булды. 

Барыгызны да олуг бәйрәм - Ураза гаете белән тәбрик итәбез ! Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул кылып әҗер - савапларын насыйп итсен! Амин.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев