erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Уйнадылар, көлделәр, биеделәр...

Арча Сабантуена керү юлында ук балалар өчен күңел ачу чаралары әзерләнгән иде.


Арча Сабантуена керү юлында ук балалар өчен күңел ачу чаралары әзерләнгән иде.
Сабантуйның күрке булып көрәш саналып, аны батырлар көтеп алса да, милли бәйрәмебез җитүенә балалар кебек куанучы бармы икән?! Тәм-том, уен-көлке, бүләкләр – барысы да балаларның күңеленә хуш килә. Нинди генә уеннар оештырмадылар бу көнне нәниләр өчен?!
Арчабызның балалар бакчалары коллективлары иртәдән үк нәни кунакларның күңелен күрергә дип мәйданга ашыккан. Бәйрәм кунакларын матур итеп Арчаның 6нчы балалар бакчасы балалары каршы алды. Аерым мәйданчыкта тәрбиячеләр нәниләр өчен кечкенә Сабантуй оештырды, дисәң дә була. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бик теләп капчык киеп йөгерде, чүлмәк ватты, кашыкка йомырка куеп йөгерде. Тәрбияче апалары балаларның күңелен ничек күрергә икәнен белә шул. Алар шулай ук Сабантуйга килгән балаларны каршы алып, алар өчен төрледән-төрле уеннар оештырып тордылар. Иң җитезләр өчен бүләкләре дә бар иде. Сабантуйның нәни кунаклары бу мәйданчыкта “репетиция” ясап, төп мәйданга ашыкты. Анда да аларны Сабантуйның милли уеннары көтә иде.
Сабантуй мәйданына керү юлында кече сәхнәдә бәйрәм кунакларын балалар үзләренең моңлы җыр-биюләре белән каршы алып торды. Бу Арча сәнгать мәктәбе укучылары. 
Милли киемнәрдән сәхнәне гөрләтеп биеделәр дә, җырладылар да. Профессиональ артистлар бер якта торсын.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X