Татарстанда узган елда янгында һәлак булучыларның күбесе исерек хәлдә булган.
Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов сөйләде.
Республикада янгын нәтиҗәсендә үлгән 72 кеше исерек хәлдә булган. Бу ут аркасында һәлак булучыларның гомуми санының 56 процентын тәшкил итә. Ул шулай ук Татарстанда булган янгын очракларының төп сәбәпләре арасында ут белән саксыз эш итүне һәм электрон җиһазлардан һәм мичләрдән файдалану кагыйдәләрен бозуны атады.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazannyn-kirov-raionynda-karsering-masinasy-elektricka-belan-bareleskan-5918121
Нет комментариев