Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Шушмабаш мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән ветеран укытучы Әминә Нуриеваның хәлен белеп, Җиңүнең 80 еллыгы белән котлап, бүләкләр тапшырды.
Әминә апага 94 яшь. Сөбханалла әле ул, Әминә апа яттан шигырьләр сөйли, кроссвордлар чишә. Кызы Ләлә Һашимова каравында яши.
Без дә котлауларга кушылып, Әминә апага исәнлек-саулык, балалар бәхете телибез!
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев