erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ветераннарны хөрмәтләделәр

Арча эчке эшләр бүлегендә шундый матур традиция бар – һәр елны беренчеләрдән булып ветераннарны олылау, аларга хөрмәт күрсәтү.

10 ноябрь көнне Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте.

Арча эчке эшләр бүлегендә шундый матур традиция бар – һәр елны беренчеләрдән булып ветераннарны олылау, аларга хөрмәт күрсәтү. Быел да әлеге матур гадәттән читкә тайпылмадылар, шушы авыр, җаваплы хезмәткә тугры булып озак еллар тынычлыгыбыз сагында торган, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы, әмма күңелләре белән коллектив арасында булган, киңәшләре белән ярдәмнәрен күрсәтеп торган ветераннарны ресторанга чакырып, алар өчен чәй өстәле артында бәйрәм оештырдылар.

Ветераннарны Арча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе полиция полковнигы Айдар Баһавиев котлады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Сез эшләгән чор белән бүгенге көн арасында аерма бик зур. Ул безнең хезмәттә аеруча нык сизелә. Җинаятьләр саны артты. Тик элеккеге вакыттагы кебек җинаятьләр түгел, мошенниклык чәчәк ата. Алданучылар күбәя. Сезгә дә әйтәм, зинһар, мошенниклар капкынына эләгә күрмәгез, – диде ул бүген үз хезмәтләренә кыскача гына ачыклык кертергә тырышып. – Әмма коллективыбыз тырыш, хезмәткәрләребез тәҗрибәле, яшь кадрлар белән тулыланып тора. Районыбызда тынычлык хөкем сөрә икән, бу полиция хезмәткәрләренең намуслы хезмәте нәтиҗәсе. Яшь буын сездән үрнәк алып эшли. Киңәшләрегез өчен рәхмәт. Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер телибез.

Ветераннар советы рәисе Һашим Гарапшин да ветераннарны һөнәри бәйрәм белән котлады һәм ел да чакырып ветераннарга хөрмәт күрсәткәне өчен Айдар Баһавиевка барысы исеменнән рәхмәтен белдерде.

Ул көнне эчке эшләр бүлеге ветераннары өчен Арча мәдәният йорты үзешчәннәре яраткан җырларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X