Хәлләр кискенләште
Республикада дуңгызларда африка чумасы авыруы баш калкыта.
“Спас, Югары Ослан, Мамадыш, Чистай районнарында кабан дуңгызларында һәм йорт дуңгызларында әлеге куркыныч чир булуы ачыкланды, – ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов. – Безнең районда да шуңа бәйле рәвештә чикләүләр кертелде”.
Арча районында 143 баш йорт дуңгызы исәпләнә. Аларны асрау буенча катгый таләпләр бар. Иң әйбәте – дуңгызларны чалу. Чөнки чирне дәвалап булмый, ул эләксә дуңгызлар үлеп бетәчәк.
Кабан дуңгызлары белән эш катлаулырак – алар урманда. “Бу көннәрдә аучылык хуҗалыкларында күзәтү эшләре активлашты. Республикада кабан дуңгызлары санын киметү чаралары күрелә. Үлеп яткан дуңгыз үләксәләрен күрсәгез, тиз арада 3-10-93 номеры белән хәбәр итегез”, – ди Р.Фәйзрахманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев